Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Кулларында – белем ачкычы”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребезнең 50 еллыгына “Ел әйләнә-шәһәр буйлап” программасы кысаларында беренче укытучылар  һәм тәрбиячеләр белән “Кулларында – белем ачкычы” әдәби-музыкаль кичәсе узды.

Түбән Кама шәһәренең беренче балалар бакчасы 1962-нче елда ачыла. Ул 150 баланы үзенә кабул итә, һәм әкренләп башка балалар бакчалары да ачыла башлый.

 Кичәбезгә язучы-шагыйрә Ралия Кәримова һәм 71-нче балалар бакчасы тәрбиячесе Науматова Роза Хәкимулловна килде. Алар гомерләрен бала тәрбияләүгә багышлаган, үзләре дә шул сабыйлар кебек саф, ачык күңелле шәхесләр. Кунакларыбыз үзләренең күңелләрендә сакланган якты хатирәләре белән уртаклаштылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрне укып ишеттерделәр.

15-нче балалар бакчасы тәрбиячесе, Идиятуллина Мөнәвәрә Габделнур кызы, җитәкчелегендә килгән балалар татарча шигырьләрне матур һәм оста итеп сөләп, әдәби сәяхәтебезне бизәделәр.