Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Татар сандугачы"

Һай җырлады!.. Һәм тавышы аның
Дулкынлатты җанны, тибрәтте!
Талгын яңгырап, йөрәгемә үтеп,
Ут-ялкынын аның дөрләтте.

    31нче май көнне “Яшьлегем чишмәләре” клубына йөрүче кадерле шәһәрдәшләребез Р.Ваһаповка 110 ел тулуга багышланган “Татар сандугачы” дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды.Әлеге чарада  олы буын вәкилләре  бөек татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Ваһаповның  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.Җырчының үзе башкаруындагы “Фирдәвескәй” җырын тыңлап, яшьлекләрен искә алдылар, аның репертуарында булган  “Галиябану”, “Нурия”, “Кара урман”, “Рәйхан”  һәм башка җырларны   үзләре дә зур осталык белән йөрәкләргә  үтеп керерлек итеп башкардылар.Шулай  ук танылган җырчыга багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кунакларда бигрәк тә Рифат Фәттаховның “Рәшит Ваһапов” дип исемләнгән китабы кызыксыну уятты. Кичәдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Нәфисә ханым Баязитова катнашты һәм үзенең шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Очрашудан  һәркем рухи  канәгатьлек алып, күтәренке кәеф белән таралдылар.