Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Кызлар сере"

Г.Тукай исемендәге китапханәнең гәҗит-ңурналлар бүлегендә "Кызлар сере" клубы үз эшчәнлегенең беренче адымнарын ясады. Клубка килгән кызлар резинкадан һәм күннән кулга беләзек ясау серләре белән бүлештеләр. Ә китапханәчеләр яшь һөнәр ияләрен тегү, чигү, бәйләү һәм бисер белән эшләү серләрен ачкан китаплар белән таныштырдылар. Очрашу бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.