"Йөрәк җылың бүләк ителгән"
23нче майда Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә “Яшьлегем чишмәләре” клубына йөрүче шәһәрдәшләребезне “Йөрәк җылың бүләк ителгән”дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә җыйды. Башкаларыннан аермалы буларак, бу чара табигать кочагында - Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үтте.Олы буын вәкилләре китапханәләр көненә багышланып җыр-моң, нәфис сүз, бию, уеннар, кызыклы сораулар белән аралашып барган бу бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр.