Центральная библиотека им. Г. Тукая

Малайлар, сугыш уены уйнамагыз!

  Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

  Шәһәрдәшләребез өчен сугыш афәте, аның кешеләргә китергән зыянын аз гына булса да күзаллау максатыннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә 9 май - Җиңү көне уңаеннан "Малайлар, сугыш уены уйнамагыз!" дип аталган күргәзмә-инсталляция эшли башлады. Экспонатлар шәһәр музееннан китерелде. Анда 70ләп предмет куелган. Сезнең игътибарга якташларыбыз сугыш кырларыннан табып алып кайткан уникаль экспонатлар: миномёт снаряды кыйпылчыклары, миналар, винтовка штыклары, сапёр көрәкләре, чәнечкеле тимерчыбык өлеше, каскалар, калаклар, кружкалар һәм башкалар тәкъдим ителә. Шулай ук, эзләнү отряды турында да кыскача мәгълүмат куелды.