Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Мәдәни җомга 25.03.16 ел

Кичәдә шагыйрь, «Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәфыйк Әхмәдиев, укучылар һәм әдәбият сөючеләр катнашты. Кичә шәһәребезнең 50 еллыгына багышланды һәм шагыйрьнең “Түбән Кама” дигән шигыре белән башланып китте.

Чулман елгасының сул ярыннан

Балкып гүзәл шәһәр күренә.

Нарат урманнары кочагыннан

Биек йортлар күккә үрелә.

Рәфыйк Әхмәдиев берничә китап авторы. Ул язган китапларның һәрбер җөмләсе, ә ул җөмләдәге һәрбер сүз тирән мәгънәгә ия.

         Кеше кайчан матур була? Кеше матур киенә, аның чәче, йөзе матур булырга мөмкин. Ләкин, болар беренче карашка,  тышкы матурлыклар. Ә чынбарлыктагы матурлык ул - кешенең эчке матурлыгы, аның үз-үзен тотышы, аның дөньяга, башка кешеләргә карашы,  күңеле, уйлаган уйлары матур булу. Шундыйларның берсе -Рәфыйк Әхмәдиев. Аның  матурлыгы башкарган эшләрендә, ул язган шигырь юлларында ачык күренә. Аның китаплары бер сулышта укыла.