Центральная библиотека им. Г. Тукая

” Күңелләр гөлләргә күмелсен”

   Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә “Әдәбият корабы” проекты кысаларында оештырылган “Күңелләр гөлләргә күмелсен” әдәби – музыкаль кичәсе белән Шәңгәлче авылына юл тотты.

  Шәңгәлче авылы китапханәсе, анда эшләп килүче авыл музее белән якыннан танышып чарабызны башлап җибәрдек. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары Р. Кәримова, Н. Баязитова, И. Кашапов, Г. Галиева иҗатлары белән таныштырып, авторлар үзләренең шигырьләрен, хикәяләрен укыдылар. Авыл үзешчәннәре башкаруындагы җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барган очрашу бик җылы дулкында узды. Тамашачылар узләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, киләчәктә шәһәребездә яшәп иҗат итүче башка язучылар белән дә очрашырга теләк белдерделәр.

  15 май – Гаилә көнендә узган әдәби – музыкаль кичәгә авыл халкы булган барлык бакча эшләрен калдырып, үз вакытында эшләп һәм ял итә белүләре белән безне сокландырдылар. Аларга гаилә бәхете, саулык – сәламәтлек, тыныч матур тормыш теләп саубуллаштык.