Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Рухыбыз сәламәт булсын". Сукырлар китапханәсе.

   Җир йөзендә барча мөселман өммәте көтеп алган изге Рамазан ае җитте. Шул уңайдан, бүген, 15 май көнне, күрмәүчеләр китапханәсендә шәһәребезнең Үзәк мәчетеннән Салих хәзрәт белән очрашу булып узды.

      Бу изге ай һәм ураза тоту турында мәгълүматларны тыңлаганнан соң,инвалидлар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар.