Яңа китаплар
Китап-ул йөрәк ачкычы,
Көч ул, зиһен түрендә.
Китап белән дус булганнар,
Менә акыл үренә.
3нче майда Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә фонды яңа китаплар белән тулыланды. Күренекле татар язучылары - М.Галәү, Г.Кутуй ,М.Хәсәнов, А.Гыйләҗев,Т.Миңнуллин, Р.Вәлиевләрнең һәм бүгенге көндә яшәп иҗат итүче авторларның әсәрләрен әдәбият сөючеләргә тәкъдим итәбез. Милли хәзинәбез белән танышырга теләүчеләрне көтеп калабыз, китапханәбезгә рәхим итегез.