Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шигъри минутлар

"Данко" әдәби берләшмәсе членнары һәм яшь шагыйрьләр белән "Шигъри минутлар" исемле очрашу узды. Бу җылы залда  шигърият яратучылар китапханәнең яңа интерьеры белән сокландылар. Үзләренең иҗат җимешләре белән Н.Г.Бочкарева һәм Н.Ә. Евстафьева уртаклаштылар. Егетләр һәм кызлар үз шигырьләрен һәм рус язучыларының әсәрләрен укып киттеләр. Очрашу әдәби кафеда шигъри ноталар дулкынында узды.