"Сөйкемле Шүрәле"
Апрель ае - бөек шагыйребезне искә алып уздырылган бәйрәмнәргә бай.Бу уңайдан безнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дә төрле чаралар үткәрелде. 27нче апрельдә шуларның берсе -“Сөйкемле Шүрәле” конкурсына нәтиҗәләр чыгарылып, катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.Конкурсантлар арасында төрле буын вәкилләре катнашты.Шәһәрдәшләребез Шүрәлене рәсемгә төшереп тә, төрле кул эшләре рәвешендә дә эшләп китерделәр.Иң матур рәсем дип 7 яшьлек Косенко Иринаның һәм Идиятов Айдарның кул эшләре бәяләнде.