Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Шиңмәс чәчәкләр"

  Бүген  28нче апрельдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә тагын бер  истәлекле көн - прозаик ,  Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиянең, Муса Җәлил премиясе, Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, хатын-кыз әдибәләр арасында Татарстанда бердәнбер халык язучысы, “Ел китабы” республика бәйгесендә 8 ел җиңү яулаган Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу кичәсе узды. Кичәгә   укытучылар, китапханәчеләр, Аксакаллар шурасы,”Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары  да килгән иде. Очрашу  җылы атмосферада үтте: Нәбирә ханым бик мавыктыргыч итеп үзенең тормыш юлы, иҗаты белән бәйле вакыйгалар турында сөйләде, ә әдәбият сөючеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп рухи азык алдылар.