Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Милләтемнең җырчы тургае”

  25нче апрель  көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” клубына  йөрүчеләр  катнашында бөек шагыйребез Г.Тукайның 132 еллыгына багышланган “Милләтемнең җырчы тургае” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды.Әлеге чарада  әдипнең шигырьләре, җырлары яңгырады, олы буын вәкилләре шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы “Без Тукайны беләбезме?” дип аталган викторина сорауларына җавап эзләп, аның турында белгәннәрен искә төшерделәр, шигырьләрен  сөйләделәр.Кичәдә  шулай ук  Аксакаллар шурасы, “Кама таңнары”  әдәби берләшмәсе  вәкилләре  Мәснәви  Һадиуллин, Суфиян Минһаҗев, Рәфәт Шәйдуллиннар катнашты.

     Әдәби-музыкаль кичәдән барысы да рухи азык алып, күңел күтәренкелеге  белән таралыштылар.