Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әдәби чәршәмбе: чираттагы шәһәр акциясе

Әдәби чәршәмбе: чираттагы шәһәр акциясе. Бу юлы акция яңартылган китапханәгә күчерелде. 19 август көнне Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә чираттагы "Әдәби чәршәмбе" булып узган.

Гадәттә мондый акция паркта үткәрелә, яңгырлы  һәм салкын һава торышы аркасында оештыручылар катнашучыларны түбә астына чакырдылар.

Көннең темасы – "Уңыш җыярга вакыт". Иртән без экскурсияне 1 нче балалар бакчасы балаларына уздырдык. Чарада 25 кеше катнашты, - дип сөйли китапханәчеләр.

Алар белән Габдулла Тукай турында сөйләштек, мультфильмнар –әкиятләр карадылар. Ә китапханәнең яңа иҗат остаханәсендә балалар үз куллары белән китап кыстыргычы ясадылар. Кич белән уен программасы башланды. Китапханәчеләр конкурслар һәм викториналар уздырдылар. Моннан тыш, оештыручылар бакчачылык,  сәламәтлек кебек журналлары турында сөйләделәр.