Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Бар байлыгым – шигырьләрем»

      «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә, «Әдәбият корабы» проекты кысаларында узучы, Рифкать Имаевның тормыш һәм иҗади юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. «Бар байлыгым - шигырьләрем» исеме астында узган әлеге чара һәрбер тамашачыны моң дәрьясында йөздереп, шигърият дулкыннарына күмде. Шагыйрь  тамашачыларга шигырь язу тарихы, бүгенге көндә татар теленең язмышы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, авыл, табигать кебек актуаль темаларга үз фикерләрен җиткерде һәм иҗат җимешләре - шигырьләрен укыды. Кичә барышында китапханәчеләр һәм шагыйрь тарафыннан укылган әсәрләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Авторның  гади, чын йөрәктән чыккан эчкерсез җаваплары  барыбызны да тормыш, яшәеш турында уйланырга мәҗбүр итте. Җыр-моң белән үрелеп барган, әдәби-музыкаль кичә барлык кешене илһамландырып, күтәренке кәефтә калдырды.