Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сәнгатьле уку конкурсында катнашып дәрәҗәле урын яулаган нәфис сүз осталары яңартылган Г. Тукай һәйкәле алдында беренчеләрдән булып чыгыш ясадылар!

Шәһәребез өчен генә түгел барча Республикага яңалык булырдай бу вакыйгада җөмһүриятебез җитәкчесе Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, мәдәният министыры Айрат Миңнемулла улы  Сибагатуллин, Татарстан Югары Советының милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссия рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, шәһәр меры Айдар Рәис улы Метшин һәм башка кунаклар килделәр.

Республика һәм шәһәр җитәкчеләр китапханә һәм парк белән танышып йөргән вакытта Тукай һәйкәле алдында бер-бер артлы нәфис сүз осталары сәхнә тотты.

Бүгенге көндә Габдулла Тукай китапханәсе алдында төзекләндерелгән, күзне һәм җанны сөендергән бу паркка юл бик озак булса да, ахыры хәерле булды. Әйтергә кирәк, әлегә яңа Тукай паркы безнең шәһәребездә милли төсмерләрне, татар халкының тарихын саклап калучы бердәнбер парк. Рәхәтләнеп ял итәргә, укырга, аралашырга менә дигән урын! Паркның девизы “Укы ял паркында һәм ял ит китапханәдә!” Фикер төзелешенә гаҗәпләнәсезме? Киресенчә, “Укы китапханәдә һәм ял ит ял паркында” дип әйтергә кирәк дисезме?!

Гаҗәпләнмәгез, заман белән тормыш та үзгәрә, бер карашка һич үзгәрми торган төшенчәләр дә икенче яктан ачыла, башкача яңгыраш таба.

Шәһәребезнең ремонтланып, яңа техногогия, яңа мөмкинчелекләр тудырылган Тукай ис. үзәк китапханә, түбәнкамалыларга китап белән беррәттән вай-фай зонасы, электрон китаплар, әдәби кафе, балалар почмагы, конференц залларны, иҗат бүлмәсе һәм тагын башка төрле уңайлыклар тәкъдим итә. Ә паркта “буккроссинг = сәяхәтче китап” күргәзмәләре ял итүчеләрне китап укырга дәшеп тора. Ә Тукайның балалар өчен зәвыклы, зур итеп ясалган китабын сабыйларга әти-әниләре, әби-бабайлары укып бирерләр, яисә сабыйлар үзләре дә тырышып укый алырлар. Менә шулай – китапны паркта укырга, ә инде ялны – китапханәдә итәргә туры киләчәк!

Татар әдәбиятенең классигы, 80-нче елларда Түбән Камада булып, шушы урыннарда йөргән Сибгат Хәким сүзләренең бүген расланганы бик ачык күренә: “... Тукайның исеме үк кешеләрнең җанын, рухын хәрәкәткә китерә, берәү дә читтә калмый, бары да бәйрәм итә, бары да Тукай белән яши”.

Чараны алып баручы Гүзәлия Гыйбадуллина Тукайның безне хәрәкәткә китерүенең берничә мизгелен ассызыклап узды:

-     1991 елның сентябрь аенда шушы аллеяда татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Проект авторы Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов, скульпторы – бөек Бакый Урманче.

-     1992 елның апрель аенда Шигьрият бәйрәмнәре старт алды.

-   1995 елдан бәйрәмнең бизәге, күрке булып сәнгатьле уку конкурсларында җиңгән конкурсантларның  чыгышы яңгырый башлады. Бәйгегә исем биргән шигырь юлларының авторы безнең якташыбыз Разил Вәлиев.

-     20 ел барган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, Шушы булыр иң зур бүләгең” конкурсы меңләгән нәфис сүз осталарына туры сүзле Тукай иҗатын җентекләп өйрәнергә һәм дә аларга зур сәхнәгә менәргә юл ачты.

Тукай һәйкәле алдына җыелган халык алдында сәнгатьле уку конкурсының идея авторлары һәм оештырып җибәрүчеләрне искә алдылар. Алар милли җанлы Туфан Миңнуллин ис. татар дәүләт театры режиссеры Рөстәм Галиев, “Туган як” журналисты Фирая Моратова һәм Тукай ис. үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире Рәмзия Камбиева.

Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев конкурсның 1-нче җиңүчесе! Әйтергә кирәк, шушы конкурс театр артистлары арасында оештырылып җибәрелде. Аннан соң гына башка һөнәр ияләре, мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар җәлеп ителде.

Фирая Мофаздал кызы Моратова шигъри җанлы җурналист. Ул да Шигърият бәйрәмендә иң оста шигырь укучылар гына Г.Тукай әсәрләрен укысын өчен тырышкан кешеләрнең берсе.

Мәдәният идарәсе һәйкәл алдында узачак шигьрият бәйрәмен оештыру һәм сценарий төзү эшләрен Тукай ис. үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире Рәмзия Госман кызы Камбиевага йөкләгән иде. Ул 1992 – 1997 елларда аңа тапшырылган эшне мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре белән бергәлектә намус белән башкарып чыкты һәм, шәһәребезнең мәдәни чаралар мәрҗәнендәге энҗе бөртекләреннән берсе булган сәнгатьле уку конкурсларын, бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерде.

Шулай ук рәхмәт сүзләре китапханә хезмәткәрләре Гүзәлия Шәйхрази кызы Гыйбадуллина, Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова һәм Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдиновагада әйтелде. Алар 2006 елдан алып бүгенге көнгә кадәр шигьрият бәйрәмнәренең сценарий авторлары һәм, күп очракта, алып баручылары да булдылар.

Шушы кыска мәгълүматтан соң төрле елларда, муниципаль, региональ, Республика һәм Бөтенрәсәй конкурсларында җиңүгә ирешкән нәфис сүз осталары чыгышы яңырады. Адиева Диана, Чутаева Розалина һәм Юнусова Әмирә, Сианко Арина, Насибуллин Әсгать һәм Баязитова Ясминә, Баязитов Энгель, Садрыева Камиля, Хәбибуллин Хәбиб, Фәрхетдинова Зәлия, Насибуллина Мәликә, Федотов Данияр, Нәбиуллина Зәлия, Мачмутова Айгөл, Шаһиева Айгөл Илгиз кызы, Буланова Резеда Әүхат кызы, Мубаракшина Елена Семеновна, Шакирянова Айзирә Фәсхетдиновна, Мөхәммәтханова Гөлнур Кыям кызы, Зайцева Екатерина Николаевна, Абдушова Рузиля Рафаэль кызы, Морзаханова Миләүшә – былар Г.Тукайның шигырьләрен яратып, укудан тәм табып сөйләделәр. Зур рәхмәт һәм яңадан яңа уңышларга ирешүләрен теләп Тукай сәхнәсе Республика һәм шәһәр җитәкчеләренә бирелде.

Ә шигырь укучылар янә яңа, матур “Җәйге эстрада” сәхнәсенә күчеп ял итүчеләрне сөендерделәр. Алардан соң микрофон “Кама таңнары” һәм “Данко” әдәби берләшмә әгъзаларына күчте.

Кичке сәгать 17-дә “Җәйге эстрада” үз эшен дәвам итте. Анда Кол Гали ис. Милли китапханә хезмәткәрләре Әнисә Дәүләтшина һәм Әлфия Кучкаева шәһәребезгә багышланган викторина, 3-нче филиалның өлкән китапханәчесе Татьяна Маняхина китапханә алдында эшләп килүче “Литературные четверги” клубы эшчәнлеге белән таныштырды, клубка йөрүче каләм тибрәтүчеләргә сүз бирде.Тукай ис. Үзәк китапханә 21.00 сәгатъкә чаклы үз китап укучыларына, карап чыгырга гына килгән халыкка хезмәт күрсәтте.

Р.Г. Камбиева  - методик бүлек мөдире.