Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Язлар назын тоеп..."

    “Әдәбият корабы”проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә мөдире Фәйзетдинова Ә.З. бер төркем язучылар белән бергә Ташлык авылына юл тотты.Авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган “Язлар назын тоеп...” әдәби – музыкаль кичәсендә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары катнашты. А.Усачёва, Р.Имаев, Н.Тукмачев, Р.Вәлиева, М.Шәймурзиннарның тормыш һәм иҗат юлларын яктыртып, авторлар үзләренең шигырьләрен укыдылар.Авыл үзешчәннәре кичәне җыр, бию белән тулыландырдылар.

 Шигъри дулкында җыр, биюләр белән үрелеп барган әлеге кичә  бик күңелле узды.Тамашачы әле табигать кочагында ял итте,әле язның җылы нурларына төренде, әле үткән гомер юлына күз салып моңланды, әле мәхәббәт учагында янды.

   Тамашачылар киләчәктә дә очрашулар өмет итеп, “Әдәбият корабы”ның тагын килүен сорап, күтәренке күңел белән таралдылар.