"Сәламәтлек утравында"
11нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” клубына йөрүчеләр катнашында “Сәламәтлек утравында”дип аталган әдәби - музыкаль кичә үтте. Сәламәт яшәү рәвеше, тормышта иң кадерле нәрсә саулык турындагы шигырьләрне тыңлау, мәкальләрне әйтеп бетерү кебек эш төрләре килгән кунакларны уйланырга мәҗбүр итте.Шулай ук әлеге чара җыр-моң, шигырьне төрле рольгә кереп уку, “Кем артык?” кебек уеннар белән аралашып барды.Кичәдән һәркем канәгатьлек хисләре алып таралды.