Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Без Мәрҗаниле халык"

    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасының Милли китапханәсенән кайтыртылган сирәк китаплар 3 ай дәвамында эшләде. Күп кенә әдәби кичәләр, экскурсияләр вакытында күргәзмәгә күзәтүләр ясалды. Ш.Мәрҗанигә багышланган күргәзмә ел буе эшләячәк, ләкин сирәк китапларны инде кире кайтару вакыты җитте. Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән кайтыртылган китаплардан оештырылган күргәзмә эшенә йомгак ясалды.