Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Яз килә...Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң бу табигать мизгелләре?! Шагыйрь, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рифкать Имаев туган ягы, табигате турында күп яза. “Яз килә” дигән шигырендә ул болай ди:

Бүгенгесе көләч, матур

Алдагысын кем белгән.

Бер шаяны шәһәр буйлап

Түбәләргә боз элгән.

Мәдәни җомга кичәсенә очрашуга килгән Рифкать Имаев үзенең тормыш юлы, әдәби эшчәнлеге турында сөйләде. Бик тә эчтәлекле, кызыклы шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде. Кичәдә катнашкан укучылар, әдәбият сөючеләр дә шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, кызыклы әңгәмә кордылар. Табигать – без балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Әйләнә – тирә мохитның җире, һавасы, эчәр суы – болар барысы да бәяләп бетергесез зур байлык. Берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк. Шуңа күрә табигатьнең кадерен белеп, аны саклап, рәнҗетмичә яшәсәк иде.       

Шулай ук китапханәче кичәдә катнашучыларны Республика күләмендә үткәрелгән “Ел китабы-2014” конкурсының нәтиҗәләре белән таныштырды. Кичә күңелле, эчтәлекле, бик тә файдалы үтте.