Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Р. Вәлиев премиясенә яшь язучыларның III тур бэйгесе"

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Р.Вәлиев премиясенә яшь язучыларның III тур бәйгесе узды. Быел 20 нче мәртәбә уздырыла торган әлеге чарада барлыгы 2000 гә якын укучы катнашкан. Быел 45 яшь каләм тибрәтүче бәйгедә катнашып III турга 16 укучы чыкты. Бүген исә аларның әсәрләрен сәнгатьле итеп укулары һәм үзләре белән таныштырудан башланган бәйге бик җылы дулкында узды. Камилә Шакирянова I урынга, Ильяс Гиниятуллин II урынга, Алия Әхмәтова III урынга лаек булдылар. Татар телендә иҗат итүче әлеге яшь язучыларга каләмнәренең үткенен, офыкларның киңен телибез.