Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман"

   6нчы апрель көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә мәшһүр татар галиме, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилее уңаеннан республикакүләм  фәнни - конференция узды.Конференциядә җөмһүриятебезнең мөхтәрәм галимнәре, дин әһелләре,укытучылар, китапханәчеләр катнашты.Бөек шәхеснең эшчәнлеген өйрәнгән, матбугатта яктырткан галимнәр, укытучыларның чыгышлары, докладларында милләтебезнең бөек улы хакында күп кенә яңа мәгълүмат бирелде, аның киң кырлы хезмәте яктыртылды.Алга таба да аның тормыш юлын, эшчәнлеген өйрәнүдә  һәм аны укучыларга җиткерүдә яңа юнәлешләр аныкланды.