Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Уйна да, уйла да"

Сукырлар китапханәсендә бүген,15 март көнне, тапкырлар һәм уңганнар бәйгесе узды.

Сүз- уй- фикернең киеме, калыбы. Шуңа күрә сөйләм теле камил һәм дөрес булырга тиеш. “Телнең михнәтен баш күрә”,-дип юкка гына әйтмиләр. Уен башында китап укучыларга сүз хикмәте турында кызыклы мәгълүмат бирелде.

Ике төркемгә бүленгән уенчылар сорауларга җавап биреп көч сынаштылар. Иң күп һәм дөрес җавапларны “Тапкырлар” төркеме бирде һәм 15 балл җыеп җиңүгә иреште.

“Уңган хуҗа һәм хуҗабикә” конкурсында бик телөп көч сынаштылар. Соңыннан татар халык уены “Йөзек салыш” уены уйнап төрле җәзалар үтәделәр.

Чәй өстәле артында әңгәмә, аралашу һәм җырлашу дәвам итте.