Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Кулымда тылсымлы каләм”

     5нче апрель көнне Г.Тукай  исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче, 39нчы балалар бакчасының югары категорияле өлкән тәрбиячесе, 9 китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты Нурзия Мирхазованың “Кулымда тылсымлы каләм” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе үткәрелде. Кичәгә язучы иҗатын яратучы мәктәп укучылары, педагогия көллияте студентлары, каләмдәш, иҗатташ дуслары һәм, гомумән, әдәбият сөючеләр җыелды.

     Кичәдә 7нче мәктәп укучылары Н.Мирхазованың шигырьләрен яттан сөйләделәр. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Рәсимә Нәбиуллина, Рифкать Имаев, Фәтхулла Абдуллин, Аксакаллар шурасыннан Мәснәви Һадиуллин, Суфиян Минһаҗев,Рәфәт Шәйдуллин чыгыш ясады.

Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Танылган җырчы Илшат Хәбибуллин башкарган җырлар тамашачылар күңеленә хуш килде.