Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Милләтемнең йөзек кашы"

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көне уңаеннан, үзәк китапханәдә “Милләтемнең йөзек кашы” күргәзмә - викторина оештырылды. Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын искә тошерү һәм кызыксыну уяту максатыннан, 8 нче мәктәпнең 8 А сыйныф укучылары үз зирәклеген, тапкырлыгын күрсәтеп, шагыйрьнең биографиясенә багышланган сорауларга җавап бирделәр, әдипнең китаплары белән таныштылар.