Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Бер телем икмәк кадере”

    Югары Чаллы авылы  мәчетендә “Бер телем икмәк кадере” исеме астында хәтер кичәсе уздырдылар.Әлеге кичәдә Бөек Ватан сугышын кичергән, өлкән яшьтәге апалар ачлык, икмәк кадере турында үз башларыннан кичкән хатирәләр белән уртаклаштылар.      Г.Тукай исемендәге  үзәк   китапханә хезмәткәре Әнфисә Фәйзетдинова әнисе Маһинур ханымның  Ленинград чолганышында кичергән көннәре  турында искә төшерде.Әтисенең, өч туганының ачлыктан тилмереп үлүләре хакында, әлбәттә күз яшьләрсез, тыныч күңел белән сөйләп булмый.Әнисенә атап язылган мөнәҗәтен башкарып, чыгышын тәмамлады.

   Әйе, тыныч, мул көннәр кочагында узган бу хәтер кичәсе күпләрне уйланырга мәҗбүр итте: Әбез икмәкне кадерлибезме?!Исраф итмибезме?!