Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Бер бәхет ул – шигырь язу”

“Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә, “Әдәбият корабы” проекты кысаларында узучы, Никифор Тукмачевның тормыш һәм иҗади юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. “Бер бәхет ул – шигырь язу” исеме астында узган әлеге чара һәрбер тамашачыны моң дәрьясында йөздереп, шигърият дулкыннарына күмде. Кичә барышында китапханәчеләр һәм автор тарафыннан укылган шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Җыр – моң белән үрелеп барган, әдәби-музыкаль кичә барлык кешене илһамландырып, күтәренке кәефтә калдырды.