Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Тукайны укыйбыз"

27 март көнне татар халкының олуг шагыйре Габдулла Тукайның мирасын саклау, аның иҗатын тагын да яхшырак өйрәнү, танышу максатыннан,күрмәүче инвалидлар китапханәсендә «Тукайны укыйбыз» дип исемләнгән шигырь уку бәйрәме узды.

Шигырь сөючеләр арасыннан 15 кеше шигъри бәйгедә катнашты. Рус һәм татар телендә сөйләнгән Тукай шигырьләре белән беррәттән халык җырлары да яңгырады. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына да тулы  җавап бирүчеләр шактый булды.

Бәйрәм ахырында Тукайның, татар халкының гимнына әверелгән, «Туган тел» шигыренә язылган җыры җырланды.