Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Татарча солянка”

Кичәдә шагыйрь, «Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Никифор Тукмачев, «Берегиня» клубы җитәкчесе Рахимова Земфира Калимулловна, укучылар һәм әдәбият сөючеләр катнашты.

Кичә язның беренче бәйрәме 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды һәм “Татарча солянка”дип аталды. Шагыйрь үзенең тормышы, әти-әнисе, иҗат эшчәнлеге турында сөйләде, шигырьләрен укыды һәм бик матур итеп гармунда уйнады.

Никифор Тукмачев “Күк сирень”, “Торналар”, “Без авыл кешеләре”, “Таң җилләре”, “Гармунчыга”, “Авылым кичләре” дигән һәм башка бик күп популяр җырлар авторы. Аның җырларына Радик Гатауллин, Чулпан Зиннатуллина, Фәрит Хатипов, Ринат Гайнуллин кебек талантлы композиторлар көй язган, ә җырларын Гүзәл Уразова, Булат Нигъмәтуллин, Ильяс Шәяхметов, Алина Прокопьева (Каримова), Венера Хөрмәтуллина бик матур итеп башкаралар. Кичәдә шагыйрь бик күп сорауларга җавап бирде. Земфира Калимулловна Н. Тукмачевның “Чишмә”, “Гармунчыга” җырларын башкарды. Мәдәни җомгага килүчеләр бик матур, җылы хисләр белән таралыштылар.