Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Кошлар - безнең дусларыбыз"

        1 апрель – Халыкара кошлар көне.

    Яз быел соңарып килә, ләкин  салкын булуга да карамастан, аның якынлашуы сизелә: кояш ныграк җылыта, кошларның сайравы көчлерәк һәм күңеллерәк була бара. Бу тормыш уянуның һәм яңа канатлы токымның тууының беренче билгеләре. Димәк, кешенең дә яңа мәшәкатьләре барлыкка килә. Мондый бәйрәм яз көне  билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар.

  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә бу  җәһәттән “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип аталган күргәзмә куелды. Кошлар турында күбрәк беләсегез килсә, безгә рәхим итегез.