Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Халкыбызның игелекле улы"

      26 нчы мартта    күренекле татар язучысыдраматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батуллага 80 яшь тула.Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә  "Халкыбызның игелекле улы" дип аталган   әдипнең китапларыннан, журналларда басылып чыккан төрле язмалардан торган күргәзмә  урын алды.  Олуг әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якынннрак танышырга теләүчеләрне китапханәбездә көтеп калабыз.