Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Шау чәчәктә чагы күңелемнең”

     “Әдәбият корабы” проекты кысаларында “Шәфкатьлелек” үзәгендә “Шау чәчәктә чагы күңелемнең” әдәби – музыкаль кичә оештырылды. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә Фәнүзә Сабирова белән очрашу уй-хисләрне чагылдыра торган, моңлы һәм күңелне тетрәндергән шигърияте белән тамашачыны таң калдырды. Җырлар белән үрелеп барган әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде.