Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Искә төшерәм җанымны яктыртып”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребезнең 50 еллыгына “Ел әйләнә-шәһәр буйлап” программасы кысаларында беренче укытучылар белән “Искә төшерәм җанымны яктыртып” әдәби-музыкаль кичәсе узды. Күп кенә мәктәп укучылары, студентлары шәһәребезнең беренче укытучылары белән очрашты.

Укытучым, якты кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулын суза,

Йомшак сүзе белән юата.

1962-нче елда үзенең беренче укучыларын кабул иткән мәктәптә эшләгән, Түбән Каманың нигезендә торган укытучылар: Җәләлиева Ләлә Фәхриевна, Әсәдуллина Гөлсинә Фәүзиевна, Есетова Гөлүсә Хәҗиевна, Минһаҗев Суфиян Мингазович белән – очрашу кысаларында бик күп истәлекле вакыйгалар белән тамашачы танышты. Әдәби-музыкаль кичәне 4-нче музыка мәктәбе укучылары Серова Регина, Фатхуллина Далия, Гиниятуллина Таңсылу үзләренең дәртле матур җырлары белән тулыландырдылар.

Кичәбез кунаклары үзләренең күңелләрендә сакланган якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Беренче укучыларын, беренче эш көннәрен искә төшереп, әле төзелә башлаган Түбән Кама шәһәренең тарихын сөйләп тамашачыларга бик күп мәгълүмәт сөйләделәр. Кызыклы хатирәләрне искә төшереп, беренче укытучыларыбыз, уйларында гына булса да, яшьлеккә кайттылар.

Бер очрашу үзе бер гомер, диеп бабайлар бит юкка әйтмәгән. Бу очрашу күңелдә якты хатирә булып калсын.