Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Изгелекләр кылыйк, дусларым”

   

14нче март көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре”  аралашу клубы әгъзалары белән берлектә “Язгы изгелек атнасы”кысаларында   “Изгелекләр кылыйк, дусларым” дип аталган кичә булып узды. Кешеләр күңелендә  аз гына булса да, ярдәмгә мохтаҗларга изгелек эшләү, табигатькә, җир–анага, бер-беребезгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булу  һәм үз эшләре үрнәгендә башкаларның күңеленә дә изгелек орлыклары сибү максаты белән уздырылган кичәдә  әлеге темага багышланган шигырьләр,  җырлар яңгырады.  Әдәби - музыкаль кичәдә шәһәребезнең танылган җырчысы Илһам Хисматуллин, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары Фәнүзә Сабирова һәм  Ралия Кәримоваларның  чыгышы  һәркемнең күңеленә хуш килде.

 Килгән кунаклар яхшы кәеф, күтәренке рух белән таралдылар.