Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Язлар матур хатын - кызлар белән"

  Г.Тукай исемендәге  үзәк   китапханә "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары Ф.Сабирова, Н.Тукмачев, Н.Баязитова белән "Әдәбият корабы" проекты кысаларында Югары Чаллы мәдәният йортына юл тотты.Авыл китапханәсе белән берлектә "Язлар матур хатын - кызлар  белән" әдәби - музыкаль кичә барышында язучыларыбыз авыл табигатенә, әниләребезгә, әтиләребезгә багышланган шигырьләрен укыдылар. 60тан артык җыр текстлары авторы Н.Тукмачев  гармунда уйнап үз җырын башкарды.Язучыларның тормыш юллары белән үрелеп барган әдәби - музыкаль кичә бик җылы дулкында узды.