Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга 26.02.16

Кичәдә шагыйрә, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәмзия Вәлиева, әдәбият сөючеләр һәм 2, 8 нче мәктәп укучылары катнашты. Кичә бик җанлы үтте, килгән һәркем шигырьләр укыды, яттан сөйләде, бик актив катнашты. Кечкенәдән үк үз телеңне, Ватанны яратырга, китаплар укырга, ана телендә сөйләшергә, шигырьләр язып карарга киңәшләр бирелде.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем-бәгърем, син ул, син!

Шагыйрә үзенең иҗат эшчәнлеген, шигырьләрен укыды, истә калган кызыклы  хәтирәләрен сөйләде. 2015нче елда чыккан яңа китапларга әдәби күзәтү ясалды. Кичә бик эчтәлекле, күңелле үтте.