Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Моңлы тел ”

     28нче февральдә  Г.Тукай  исемендәге үзәк китапханә “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүчеләрне  җыйды. Бу юлы әдәби-музыкаль  кичә Халыкара туган тел  кысаларында  туган телебез, моңнарыбызны  ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау максатыннан бәйге  итеп оештырылды.”Җырлыйк әле” дип аталгән  чарада  халкыбызның борынгыдан  яратып башкарыла торган халык көйләре, күренекле композиторларыбыз  иҗат иткән  җырлар яңгырады.Килгән кунаклар халкыбыз тарафыннан яратып башкарыла торган  җырларыбызны  искә төшереп,  моң дәрьясында йөзделәр.