Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Моң дөньясына чумам”

27 нче февраль көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә “Әдәбият корабы” проекты кысаларында шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Нәфисә Баязитованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Моң дөньясына чумам” дип аталган  әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

  Кичәдә тамашачылар авыл табигате кочагында хозурландылар, мәхәббәт сагышы, өметле, бәхетле көннәр белән очраштылар, җир йөзендә барган мәгънәсез, беркемгә дә кирәкмәгән сугыш газапларын күзалладылар,салмак кына су юлыннан кайтып килүче әни белән очраштылар.Шигъри дулкыннарда тирбәлеп Нәфисә Баязитованың шәхси тормыш юлын күзәттек.Сәетова Мария ханым башкаруында  җырлар кочагында тирбәлдек.Әлеге чарадан күпләр җан дәвасы алып таралыштылар.