Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Тарих сеңгән ядкәрләр”

Г Тукай исемендәге китапханәдә шәһәребезнең 50 еллыгына төзелгән “Ел әйләнәсе шәһәр буйлап” программасы кысаларында “Тарих сеңгән ядкәрләр” исеме астында беренче төзүче Шәрәфиева Әкълимә апа белән әдәби-музыкаль очрашу узды.

Һәр каланың үз үткәне  була,

Мизгелләрдән тарих җыярлык.

Кабатланмас матур хатирәсен

Күңелләрдә саклап калырлык.

1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга Әкълимә апа шәһәребезнең тарихын сөйләде. Күңелендә сакланып йөргән иң матур хатирәләрен, күз яшьләре аша, искә төшерде. Әйе, кайчандыр япан-ялан кыр булган җирдә бүген матур шәһәр төзелгән. 1961 елның 8 мартында 12 кешедән торган бригада белән Әкълимә апа да шәһәр төзелешенә үзенең хезмәтен кертә. Измә изеп кул белән аны кирәкле җиргә илтү, таш, кирпеч ташу кебек эшләрне башкарган. Әкълимә апа, киләчәк буын түбәнкамалыларны тәртипле булырга өндәде. Үзләре төзегән шәһәрне сакларга, аны тагын да матурларга чакырды. Ә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Түбән Камага багышланган җырлар башкардылар. Шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган әлеге очрашу бик күңелле узды, хәтерләргә уелып, сеңеп калырлык.