Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кешелекнең җиңелмәс көрәшчесе

Герой шагыйрь - Муса Җәлил тууына 112 ел... Әлеге уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә М.Җәлил һәйкәле янында шигъри митинг уздырды. “Өзелгән җыр эзеннән” күргәзмәсеннән китапларын алып уку, М.Җәлил шигырьләрен буклетларда тарату белән башланып киткән чарага 9, 29, 3 нче мәктәп һәм 1, 2 нче гимназия укучылары, медицина көллияте студентлары, аксакаллар, язучылар, китапханәчеләр, гомумән Җәлил иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды. “Илһам” эстрада җыр ансамбле җырчылары, 1, 2 нче гимназия укучылары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары тарафыннан укылган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган шигърият бәйрәме, “Кызыл ромашкалар” флеш-мобын ясау белән тәмамланды.