Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Офыкта – гаҗәеп ил”

20 февраль көнне, татар атналыгы кысаларында, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә 2002-нче елда республика журналистларының “Бәллүр каләм”, ә 2004-нче елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм “Колаклы коймаклар” китабы өчен Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге иясе, Татарстан Республикасының атказанагн сәнгать эшлеклесе, 12 китап авторы Йолдыз Шәрәпова тормышына һәм иҗадына багышланган “Офыкта – гаҗәеп ил” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Шактый еллар “Сабантуй” газетасында эшләү, төрле мәктәпләрдә булып, балалар арасында кайнау, үзе дүрт малай һәм бер кызның газиз әнисе булу нәтиҗәсендә, Йолдыз Шәрәпова хәзерге заман балаларының тормышын, уй-кичерешләрен һәм омтылышларын яхшы тоя, шигырьләренең теле балалар өчен аңлаешлы. Аның китаплары киләчәк буын балаларын тәрбиәләп тә, укытып та, әйләнә тирә мөхит белән дә таныштыра, дин дөньсының серле пәрдәсен дә ача, баланы үз яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралашырга өйрәтә.

Сценарий авторы һәм алып баручысы Әнфисә Фәйзетдинова шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлларына тукталды. Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Үзенең әнисе, гаиләсе, иҗаты турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Тамашачыларга теләкләр теләде, күп укырга, белемгә ымтылырга кирәклеген әйтте.

Кичәдә шагыйрәнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре укылды. Китапларыннан күргәзмә дә оештырылган иде. Очрашу җыр-музыка белән үрелеп барды. 8-нче һәм15-нче санлы балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре Йолдыз Шәрәпованың “Гаиләм”, “Минем эш”, “Батыр булам”, “Дәү әни”, “Иң матуры мин” шигырьләрен сөләп, тамашачыларны таң калдырдылар.

Кичә ахырында килгән кунаклар шагыйрәгә иҗади уңышлар, кабат очрашулар теләделәр.