Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Ел китабы»

Кадерле китап укучылар!

Сезне 2015нче «Ел китабы» конкурсында катнашырга чакырабыз. Шушы күргәзмәгә куйган китапларны укып чыгып иң ошаганы турында үз фикерләрегезне әйтә аласыз.

         Китап – дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Анда кешелек акылының океаны бар. Китап уку – иң яхшы белем алу. Килегез, укыгыз, белем чишмәгезне баетыгыз.