Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Мәдәни җомга 19.02.16 ел

Шагыйрә, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Гөлчирә Ибатуллина белән очрашу булды. Кичә “Халыкара туган тел” айлыгы кысаларында үткәрелде. Туган тел һәркем өчен дә газиз, чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”моң” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тоябыз. Г. Ибатуллина туган телгә багышланган шигырьләрен укыды, үзенең иҗади эшчәнлеген сөйләде. Кичә күренекле җырчыбыз Илһам Шакировның моңлы җырлары белән үрелеп барды. Күренекле җырчыбызга атап 2015нче елда чыккан бик эчтәлекле китабына әдәби күзәтү ясалды.  Кичәдә Барлыгы 15 кеше катнашты.