Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьләр онлайны

Бу көннәрдә республикабызда татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 110 ел тулу көне киң җәмәгатьчелек белән билгеләп үтелә.
16 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Герой-шагыйрь Муса Җәлил” дип аталган темага ХХI гасыр күзлегеннән чыгып яшьләр һәм өлкән буын вәкилләренең фикерләре белән уртаклашу максатыннан җыелдык. Кыскача гына аның тормыш юлын искә алдык. Медицина көллиятенең студент кызлары бик актив катнашты. Шигырьләрен укып киттеләр, күргәзмә белән кызыксындылар. Иң активларга сертификатлар тапшырылды.