Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Каурый каләм" түгәрәге

11 нче февраль көнне Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Каурый каләм” түгәрәгенең чираттагы утырышы үткәрелде. Р.И. Вәлиев премиясенә дәгъва итүчеләр өчен “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Нурзия Мирхазова, Рифкать Имаев, Нурулла Габдуллин чыгыш ясады. Укучыларга проза, чәчмә әсәрләрен язу үзенчәлекләре хакында мәгълүмат бирелде, шулай ук яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗат үрнәкләре тыңланды, аларга остазлардан киңәшләр бирелде.