Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Мәдәни җомга кичәсендә язучы Зөлкәрнәева Гөлфизә Хәбибуловна белән очрашу булды. Кичә 83нче балалар бакчасыннан җиде яшьлек балалар, аларның тәрбиячеләре Ләйсән Наиловна һәм әти-әниләре катнашты. Гөлфизә Хәбибулловна үзенең язучыларыбыз Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә багышлап язылган һәм башка күп кенә шигырьләрен укыды. М. Җәлилнең кечкенәләр өчен язган аудио –җырлары яңгырады.

         Балаларның сәламәт яшәү рәвешен алып баруларын тәэмин итү максатыннан физик күнекмәләр күрсәтте. Кечкенәдән балаларны укырга төрле телләр өйрәнергә, спорт белән шөгыльләнергә, Ватанны сакларга киңәшләр бирде.

Кичә бик күңелле үтте.