Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Муса Җәлил эзләре буйлап”

Тиздән, 15 февраль көнне, Муса Җәлилнең туган көне. Ул безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр. Исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил шундый исемнәрнең берсе. Аның батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

12 февраль көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә татар халкының каһарман шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил иҗатына багышланган, “Муса Җәлил эзләре буйлап” дигән “Тамчы-шоу” уены үткәрелде.

Бәйгедә “Зирәкләр” һәм “ Тапкырлар” командалары көч сынаштылар. Укучылар үзләренең төрле яктан да талантлы икәнен күрсәттеләр.

Кичәдә акыл гимнастикасы, “Сүзләр тап”, “Сәнгатьле уку”, “Төзе һәм әйт”, “Әйе! Юк!” “Ялгышларны төзәт” бәйгеләре үткәрелде. Нәтиҗәдә “Тапкырлар” командасы җиңү яулады.

“Тамчы-шоу”ның бизәге булып 15-нче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең чыгышы булды. 4-6 яшьлек нәни кунаклар Муса Җәлилнең “Куян”, “Әтәч”, Кызыма”, “Храбрый заяц” дигән шигырьләрен сөйләделәр.

Жюри әгъзалары катнашучыларны котлап, сертификат һәм китаплар бүләк иттеләр.