Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Иңнәрендә – шәһәр киләчәге”

Әдәби-музыкаль кичә шәһәребезнең 50 еллыгына багышланды, “Иңнәрендә шәһәр киләчәге”, - дип аталды. Кичә Түбән Камага багышланган Рәфыйк Әхмәдиевның  шигыре белән башланып китте. Аны сценарист, кичәне алып баручы Фәйзетдинова А. З. укып китте.

Чулман елгасының сул ярында,

Балкып гүзәл шәһәр күренә.

Нарат урманнары кочагында

Биек йортлар күккә үрелә.

Очрашуда үзләренең кызыклы чыгышлары белән беренче төзүчеләребез катнашты. Алар: Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары иясе Хәлиуллин Хәмәтхәсән Гыйззәтулла улы, атказанган икътисадчы, шәҗәрәләр төзүче, тарихчы Ганиев Мансур Корбангали улы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,  “Кама таңнары” әдәби берләшмә җитәкчесе Абдуллин Фәтхулла Абдулла улы, юбиляр, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, күп кенә орден, медальләр иясе Абдулхакимов Рәшит Вәли улы.  

Кичәбезне тагын да ямьләндереп  “Нардуган” җыр-бию ансамбленнән яшь талантлар катнашты. Азалия Уразбаева”Туган җиремә”җырын, Ралиф Салахиев белән Алия Хамадиева “Кәләпүшем, калфагым”, “Утыр әле яннарыма”дуэтын башкардылар. Кичәдә 8нче, 20нче, 11нче мәктәп һәм Нефтехимия техникумыннан укучылары катнашты.  Шәһәребезнең 50 еллыгына багышланган презентация  күрсәтелде. Аны Сафина Г. әзерләде. Кичә матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп  барды һәм һәркем күңеленә кабатланмас мизгелләре белән истә калды,  бик ошады.