Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Кичәдә шагыйрә, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзәсы Фәнүзә Сабирова һәм әдәбият сөючеләр катнашты. Шагыйрә очрашуга бик әзерләнгән. Кадерле булган фоторәсемнәр, кул эшләре алып килгән иде. Фәнүзә Сабирова үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисен искә алды, үзенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләде һәм шигырьләрен, әсәрләрен укыды. Бик күп сорауларга җавап бирде. Кул эшләрен яратуын әйтте һәм чигү буенча мастер-класс күрсәтте.

Мәдәни җомга кичәсендә катнашучылар матур, җылы хисләр белән таралыштылар. Шагыйрәгә иҗади уңышлар теләделәр, килгәне өчен рәхмәтләр әйттеләр.