Татарча да яхшы бел!
Татар телен өйрәнергә теләүче дусларыбыз бүген дәрестә Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын һәм хайваннар темасын үзләштерде.
Татарлар борынгыдан ук терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, аларның күп төрле терлекләре булган: сарыклар, атлар, сыерлар һәм хәтта дөяләр. Ә урманнарда кыргый хайваннарның саны юк! Күргәнегезчә төрләре бик күп. Без сөйләмдә еш кулланыла торганнарны гына алдык. Хайваннарның исемнәре белән татар телендә танышып, аларның нинди булулары, эш-хәрәкәтен тасвирлап җөмләләр төзеп сөйләргә өйрәндек. Бергәләшеп диалоглар төзедек.